Кемнәр сайтта |
![](/.s/t/901/6.gif) |
![](/.s/t/901/7.gif) |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 | ![](/.s/t/901/7.gif) |
|
Меңнәр мәктәбендә директор булып эшләүчеләр турында мәгълүмат
1928 елның 1 сентябрендә Меңнәр авылында дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла. Аның беренче укытучысы итеп Айдашева Хәдичә билгеләнә.(Ул тумышы белән Олыимән авылыннан була). Аннан соң башлангыч мәктәптә эшләү өчен ирле - хатынлы Агумов Баян һәм Мәсрүрә килә. Алар 1941 елга кадәр шунда эшлиләр.
1939 – 1941 еллар
1939 елда Меңнәрдә җидееллык мәктәп ачыла. Аңа бина итеп мәчетне сүтеп класс ясыйлар. Мәктәпнең беренче директоры булып Мусин билгеләнә. 1941 елда ул фронтка китә.
1941 – 1943 еллар
Һадиев
1943 – 1945 еллар
Ахун авылыннан Гимадиев Имам
1945 – 1956 еллар
Баһаутдинова Кадербикә Баһаутдин кызы
1935 нчы елны Казан дәүләт педагогика институтының 3 курсын бетергәч, Актаныш районына укытучы итеп эшкә җибәрелә.
Ул Теләкәй мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлый. Шушы мәктәптә эшләгәндә Харисов Гариф Харис улына тормышка чыга. Бөек Ватан сугышы башлангач, ирен сугышка алалар, үзен Татар Суыксу авылына
укытучы итеп җибәрәләр. Ике сабые, каена-насы, каен сеңелесе Кадербикә тәрбиясендә калалар. Шул авыр елларда җәге айларда колхоз эшендә эшләгәне өчен "Алдынгы Уракчы” медале белән бүләкләнә.
1945 елда Меңнәр мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Укыту өчен мәчет бинасы, Дәүләтшә мулла йорты, мәктәп итеп файдаланыла. Шушы авыр елларда, хатын – кыз булуына карамастан, Башкортстан республикасы Марс урманыннан делянка алып, агач кайтарта һәм олы яшьтәге бабайлар ярдәмендә, кул пычкысы белән такта ярдырта. Мәктәп ихатасы әйләндереп алына, тәҗрибә участогы оештырыла. Мәктәп бинасы бик иске булгач, Красный Бор урманыннан агач алып, яңа мәктәп төзетә.
Баһаутдинова Кадербикә Баһаветдин кызы мәгариф системасында 45 ел хезмәт куя, шуның 18 елын мәктәп директоры булып эшли, Россия Федерациясенең "Мәгариф отличнигы”, "Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. Ул 1956 елда пенсиягә китә.
1956 -1963 еллар
Латыйпов Назим
1963 – 1967 еллар
Мирзаянов Гариф Мирзаян улы
1967 – 1995 еллар
Хайруллин Зәһлүл Шәрхемулла улы
Хайруллин Зәһлүл Шәрхемулла улы 1934 елда Меңнәр авылында туган.
Меңнәр мәктәбендә белем алгач, укуын Алабуга педучилищесында дәвам итә. Хезмәт юлын 1957 елда Меңнәр мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый. 1967 елда Меңнәр сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Казан дәүләт университетының тарих факультетын читтән торып тәмамлый. 1968 елда авылда яңа мәктәп бинасы төзелә. Мәктәп төзү мәшәкатъләре җиңел булмый. Ул директор булып эшләгән вакытта укыту программасы яңабаштан үзгәртелә, укытуда кабинет системасына күчелә, дәресләрдән соң озынайтылган көн группалары эшли башлый. Мәктәп сигезьеллыктан тугызьеллык итеп үзгәртелә.
Хайруллин Зәһлүл Шәрхемулла улына "Халык мәгарифе отличнигы”
исеме бирелә, "Социалистик ярышта җиңүче” значогы тапшырыла, РФ һәм РТ мәгариф министрлыгының мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. "Хезмәт ветераны” исемен йөртә.
1995 – 1999 еллар
Әхмәтҗанов Илдар Гарифян улы.
Әхмәтҗанов Илдар Гарифян улы 1957 елда Актаныш районы Тыңламас авылында туган. Актаныш урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә.1978 елда хезмәт юлын Теләкәй мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1995 елның ноябрендә Меңнәр мәктәбенә директор итеп билгеләнә.
1999 – 2000 еллар
Ибнеев Ленар Шакир улы.
2000 – 2006 еллар
Галимова Фәридә Дәниф кызы
Галимова Фәридә Дәниф кызы 1959 елда Актаныш районы Чишмә авылында туа.
Меңнәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында белем ала. Хезмәт юлын 1978 елда Пучы урта мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып башлый. 1980 -1984 елларда Казан дәүләт педагогия институтының география факультетында югары белем ала. 1989 елда туган авылына кайта һәм география укытучысы булып эшли башлый. 2000 елның апрелендә мәктәп директоры итеп билгеләнә.
Беренче квалификацион категорияле җитәкче. 2002 елда Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының ” Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
2006 -2007еллар
Кашапова Лилия Рим кызы.
Кашапова Лилия Рим кызы 1982 елда Актаныш авылында туа. Актаныш урта мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында белем ала. Хезмәт юлын Чишмә башлангыч мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып башлый. 2006 елда Башкорт дәүләт университетының педфагын тәмамлый.
2007 еллдан алып бугенгесе көнгә кадәр
Камалов Минниравис Муллашаех улы.
Камалов Минниравис Муллашаехович 1957 елда Актаныш районы Меңнәр авылында туа. Меңнәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында белем ала. Хезмәт юлын 1976 елда Иске Айман сигезьеллык мәктәбендә физкультура һәм хезмәт укытучысы булып башлый. 1984 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. 2007 елда мәктәп директоры итеп билгеләнә.
|
|
Календарь |
![](/.s/t/901/6.gif) |
![](/.s/t/901/7.gif) | « Февраль 2025 » | Дүш | Сиш | Чәрш | Пәнҗ | Җом | Шим | Якш | | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
| ![](/.s/t/901/7.gif) |
|