Сишәмбе, 07.05.2024, 14:35
Меңнәр мәктәбенең официаль сайты
Сезнең исемегез Гость | Төркем "Гости"Исәнмесез Гость | RSS
Меню
Бәйрәмнәр
Кемнәр сайтта

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Банерлар

Меңнәр  мәктәбендә  директор  булып эшләүчеләр  турында мәгълүмат

 1928 елның 1 сентябрендә    Меңнәр авылында  дүртьеллык  башлангыч  мәктәп ачыла. Аның  беренче  укытучысы  итеп  Айдашева  Хәдичә  билгеләнә.(Ул тумышы белән Олыимән авылыннан була). Аннан соң башлангыч мәктәптә эшләү  өчен  ирле - хатынлы Агумов  Баян  һәм  Мәсрүрә  килә.  Алар 1941 елга кадәр шунда эшлиләр.

 

1939 – 1941 еллар

    1939 елда  Меңнәрдә  җидееллык  мәктәп  ачыла. Аңа  бина  итеп  мәчетне сүтеп  класс  ясыйлар. Мәктәпнең  беренче  директоры  булып  Мусин билгеләнә. 1941 елда ул фронтка китә.

 

1941 – 1943 еллар

Һадиев

 

1943 – 1945 еллар

Ахун  авылыннан  Гимадиев  Имам

                                                                              

1945 – 1956 еллар

Баһаутдинова Кадербикә  Баһаутдин   кызы

 1935 нчы  елны  Казан  дәүләт  педагогика институтының 3 курсын  бетергәч, Актаныш                                                     районына  укытучы   итеп  эшкә  җибәрелә.                                                    

Ул Теләкәй  мәктәбендә татар теле  укытучысы булып  эшли  башлый. Шушы  мәктәптә  эшләгәндә Харисов  Гариф  Харис  улына тормышка чыга. Бөек  Ватан  сугышы  башлангач,  ирен сугышка  алалар, үзен  Татар  Суыксу авылына

укытучы  итеп  җибәрәләр.  Ике  сабые, каена-насы, каен сеңелесе Кадербикә тәрбиясендә калалар. Шул авыр елларда җәге айларда колхоз эшендә эшләгәне өчен "Алдынгы Уракчы” медале белән бүләкләнә.

  1945 елда  Меңнәр мәктәбенә  директор   итеп  билгеләнә. Укыту өчен  мәчет  бинасы, Дәүләтшә  мулла  йорты,  мәктәп  итеп файдаланыла. Шушы  авыр  елларда,  хатын – кыз  булуына  карамастан, Башкортстан республикасы  Марс  урманыннан  делянка  алып, агач  кайтарта  һәм  олы яшьтәге  бабайлар  ярдәмендә, кул пычкысы  белән  такта   ярдырта. Мәктәп ихатасы  әйләндереп  алына, тәҗрибә  участогы  оештырыла. Мәктәп  бинасы бик иске булгач, Красный Бор  урманыннан  агач  алып,  яңа  мәктәп  төзетә.

Баһаутдинова Кадербикә  Баһаветдин   кызы мәгариф системасында 45 ел хезмәт куя, шуның 18 елын мәктәп директоры булып эшли, Россия Федерациясенең  "Мәгариф  отличнигы”, "Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. Ул 1956 елда пенсиягә китә.

1956 -1963 еллар

Латыйпов  Назим

 

1963 – 1967 еллар

Мирзаянов  Гариф  Мирзаян  улы

                                       

1967 – 1995 еллар

Хайруллин  Зәһлүл  Шәрхемулла  улы

Хайруллин  Зәһлүл  Шәрхемулла  улы  1934 елда  Меңнәр  авылында  туган.

Меңнәр мәктәбендә белем алгач, укуын  Алабуга  педучилищесында  дәвам итә. Хезмәт  юлын  1957  елда Меңнәр  мәктәбендә физкультура  укытучысы  булып  башлый. 1967 елда  Меңнәр сигезьеллык  мәктәбенә  директор  итеп билгеләнә. Казан  дәүләт  университетының  тарих  факультетын  читтән  торып  тәмамлый. 1968 елда  авылда  яңа  мәктәп  бинасы  төзелә. Мәктәп  төзү мәшәкатъләре  җиңел булмый. Ул директор  булып  эшләгән  вакытта укыту  программасы  яңабаштан  үзгәртелә, укытуда  кабинет системасына  күчелә, дәресләрдән  соң озынайтылган көн  группалары эшли  башлый. Мәктәп  сигезьеллыктан  тугызьеллык  итеп  үзгәртелә.

      Хайруллин  Зәһлүл  Шәрхемулла  улына "Халык  мәгарифе  отличнигы”

исеме  бирелә, "Социалистик  ярышта  җиңүче” значогы  тапшырыла, РФ һәм РТ мәгариф  министрлыгының мактау  кәгазьләре  белән  бүләкләнә. "Хезмәт ветераны”  исемен  йөртә.

 

 

1995 – 1999 еллар

Әхмәтҗанов  Илдар  Гарифян  улы.

      Әхмәтҗанов   Илдар   Гарифян   улы  1957 елда  Актаныш  районы Тыңламас  авылында  туган. Актаныш  урта  мәктәбен  тәмамлагач, Казан  дәүләт  педагогия  институтының  физика-математика  факультетына  укырга  керә.1978 елда хезмәт  юлын Теләкәй  мәктәбендә  укытучы  булып  эшли  башлый. 1995 елның  ноябрендә  Меңнәр  мәктәбенә  директор  итеп  билгеләнә.

 

1999 – 2000 еллар

Ибнеев  Ленар  Шакир  улы.


2000 – 2006 еллар

Галимова  Фәридә  Дәниф  кызы

 

     Галимова  Фәридә  Дәниф  кызы  1959 елда Актаныш  районы  Чишмә  авылында  туа.

Меңнәр сигезьеллык  мәктәбен  тәмамлагач,  Минзәлә  педагогия  училищесында  белем ала. Хезмәт  юлын 1978 елда Пучы  урта  мәктәбендә  башлангыч  класс  укытучысы  булып  башлый. 1980 -1984 елларда  Казан  дәүләт  педагогия институтының  география  факультетында  югары  белем  ала. 1989  елда  туган  авылына  кайта  һәм  география  укытучысы  булып  эшли  башлый. 2000 елның  апрелендә  мәктәп  директоры  итеп  билгеләнә.

Беренче  квалификацион  категорияле  җитәкче. 2002 елда Татарстан  Республикасы  мәгариф  министрлыгының ” Мәгарифтәге  казанышлары  өчен” күкрәк  билгесе белән бүләкләнә.

2006 -2007еллар

Кашапова  Лилия  Рим  кызы.

     Кашапова  Лилия  Рим  кызы  1982 елда  Актаныш  авылында  туа. Актаныш  урта  мәктәбен  тәмамлагач, Минзәлә   педагогия  училищесында  белем ала. Хезмәт  юлын  Чишмә  башлангыч  мәктәбендә башлангыч  класс  укытучысы  булып  башлый. 2006 елда  Башкорт  дәүләт  университетының педфагын  тәмамлый.

2007 еллдан алып бугенгесе көнгә кадәр

Камалов  Минниравис  Муллашаех  улы.

     Камалов  Минниравис  Муллашаехович  1957 елда  Актаныш  районы  Меңнәр  авылында  туа. Меңнәр сигезьеллык  мәктәбен  тәмамлагач,  Минзәлә  педагогия  училищесында  белем ала. Хезмәт  юлын  1976 елда  Иске  Айман   сигезьеллык  мәктәбендә  физкультура  һәм  хезмәт  укытучысы  булып   башлый. 1984 елда  Алабуга  дәүләт  педагогия  институтының  физика-математика факультетын  тәмамлый. 2007 елда мәктәп  директоры  итеп билгеләнә.

Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәршПәнҗҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Записьләр архивы
Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Меңнәр мәктәбе © 2024